ТР Урманнарны яклау үзәге хезмәткәрләре "Идел буе дәүләт технологик университеты"ның Урман һәм табигатьтән файдалану институтында булдылар

2019 елның 11 марты, дүшәмбе

"Рослесозащита" ФБУ филиалы – "Татарстан Республикасы Урманнарны яклау үзәге" хезмәткәрләре "Идел буе дәүләт технологик университеты" ЮББ ФДБМУ Урман һәм табигатьтән файдалану институтында булдылар. Делегация составында филиал җитәкчесе Надежда Кузякина, аның урынбасары Венера Ефременкова һәм инженер-урман патологы Светлана Кармакова бар иде.

Визит кысаларында Татарстан белгечләре белем бирү учреждениесенең 4 нче курс студентлары белән очрашты. Очрашу барышында Надежда Кузякина чарада катнашучыларны Татарстан Республикасының урман хуҗалыгы һәм дәүләт урман патологик тикшеренүләр уздыру буенча филиал хезмәткәрләре эшчәнлеге белән таныштырды. Ул урманнарның санитар һәм урман патологиясе буенча торышын күзәтү методларына, дистанцион мониторинг мөмкинлекләренә һ.б. тәфсиллерәк тукталды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International