ТР Әгерҗе муниципаль районында 2019 елның янгын чыгу куркынычы янаган чорына әзерлек эше дәвам итә. ТР "Әгерҗе урманчылыгы" ДКУ Шаршады кишәрлеге урманчылыгының урман остасы Өлфәт Галиев Кадрәк һәм Шаршады авыл җирлекләре башлыклары белән очрашты. Очрашулар барышында янгынга каршы минераллаштырылган полосаларны салу һәм урман фондына терәлеп торучы территорияләрне коры үлән үсемлекләреннән һәм чәчүлек калдыкларыннан чистарту мәсьәләләре каралды.
Болар белән берлектә Өлфәт Галиев Кадрәк төп белем бирү мәктәбендә укучы балалар өчен лекция уздырды, ул урманнарда янгыннар барлыкка килүне кисәтү буенча уздырыла торган эш һәм урманда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында тәгаенләбрәк сөйләде.