Лубянда Татарстанның атказанган урманчысы Мулланур Гобәйдуллин истәлегенә хоккей турниры узды

2019 елның 11 марты, дүшәмбе

Узган атна азагында Лубян урман-техника көллияте базасында Татарстан Республикасының атказанган урманчысы Мулланур Гобәйдуллин истәлегенә хоккей турниры узды.

Ярышлар нәтиҗәсендә, 1 нче урынны Киров өлкәсенең Нократ Аланы районы Урта Шөн авылы командасы яулады. 2 нче урында – Лубян урман-техника көллияте, 3 нче урында – Усть-Люга п. командасы (Киров өлкәсе, Нократ аланы районы).

Белешмә өчен. Мулланур Зәки улы Гобәйдуллин 30 еллык гомерен Лубян урман-техника көллиятенә багышлады. Агач әзерләү остасы вазыйфасыннан башлап, 2004 елдан 2014 елга кадәр ул көллият директоры булып эшләде.

Мулланур Гобәйдуллинның оста җитәкче булуы аркасында Лубян урман-техника көллияте Россия Федерациясендәге иң яхшы профильле уку йорты булып танылды, ә көллият командасы мәгариф учреждениеләренең россиякүләм ярышларында берничә мәртәбә җиңү яулады.

Күп еллык хезмәте һәм урман хуҗалыгы үсешенә керткән өлеше өчен Мулланур Гобәйдуллин “ТР атказанган урманчысы” дигән мактаулы исемгә лаек була. 2014 елның октябрендә ул вафат булды.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International