Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгында аппарат киңәшмәсе узды

2019 елның 12 марты, сишәмбе

Бүген Министрлыкта аппарат киңәшмәсе булды, аның барышында беркетмә йөкләмәләренең үтәлеше каралды. Киңәшмәне ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров уздырды. Чарада министр урынбасарлары, Министрлык бүлекләреннән җитәкчеләр һәм белгечләр катнашты.

Киңәшмә барышында урман законнары бозылу очракларын кисәтү һәм ачыклау, исәпләнгән диләнкене үзләштерү, 2019 елның янгын чыгу куркынычы янаган чорына әзерләнү, республика предприятиеләренә агач материалы китертү, урман комплексын исәпкә алу буенча "Аверс: урман фондына идарә итү" мәгълүмат системасын кертү һ.б. мәсьәләләр турында сүз барды.

Асылда, министрга хәзерге вакытта Татарстан районнарында "ТР муниципаль районының иң яхшы мәктәп урманчылыгы" конкурсларын уздыруга әзерлек алып барылуы турында сөйләделәр. Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, әлеге конкурсларда җиңүчеләр III Татарстан Республикасы мәктәп урманчылыклары слетында катнашачак. Болар белән берлектә республикада Сарман, Тәтеш, Чүпрәле һәм башка районнардагы мәгариф учреждениеләрендә яңа мәктәп урманчылыкларын оештыру эше уздырыла.

Киңәшмә азагында Равил Кузюров Халыкара урманнар көнен һәм ел саен билгеләп үтелә торган әлеге бәйрәмгә багышланган чараларны бәйрәм итү темасына тукталды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International