Министрлыкта "Урман транспорт компаниясе" АҖ 2018 елгы эшчәнлек нәтиҗәләре хакында сөйләштеләр

2019 елның 12 марты, сишәмбе

Бүген Министрлыкта "Урман транспорт компаниясе" АҖ 2018 елгы эшчәнлек нәтиҗәләре буенча баланс комиссиясе утырышы булды. Утырыш ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров рәислегендә узды. Чарада министр урынбасарлары Әмир Бәдертдинов, Рәис Гомәров, эшләр белән идарә итүче Илгизәр Зарипов, Министрлык бүлекләре башлыклары катнашты.

Төп доклад белән "Урман транспорт компаниясе" АҖ генераль директоры Ранил Мөхәммәдиев чыгыш ясады. Ул искәртеп узганча, предприятие 2013 елның сентябрендә булдырылган. "Хәзерге вакытта компаниядә 40 артык кеше эшли", – дип билгеләде докладчы.

Үзенең чыгышында Ранил Мөхәммәдиев 2018 елда республика урман хуҗалыкларыннан агач материалын төяп озату күрсәткечләре, транспортны ремонтлау, запас өлешләр, ягулык алу һ.б. турында җиткерде.

Алга таба киңәшмәдә катнашучылар "Урман транспорт компаниясе" АҖ рентабельлеген арттыру мөмкинлекләре турында сөйләштеләр. ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров предприятие директорына чыгымнарны оптимальләштерү һәм автомобиль паркын эксплуатацияләүнең нәтиҗәлелеген арттыру планын төзергә тәкъдим итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International