ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров "Урман сертификациясе" ҖЧҖ сертификат программалары директоры Алексей Савулиди белән очрашты

2019 елның 12 марты, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров "Урман сертификациясе" ҖЧҖ сертификат программалары директоры Алексей Савулиди белән очрашты. Очрашуда министр урынбасарлары Әмир Бәдертдинов, Рәис Гомәров, эшләр белән идарә итүче Илгизәр Зарипов, "Урман сертификациясе" ҖЧҖ сыйфат буенча директоры Евгений Викулов катнашты.

Очрашу кысаларында Министрлыкның һәм аның ведомство буйсынуындагы учреждениеләр эшчәнлегенең FSC стандартына җавап бирүе турындагы мәсьәләләр каралды.

Белешмә өчен. "Урман сертификациясе" ҖЧҖ – бәйсез сертификатлау органы, эшчәнлегенең төп юнәлеше FSC һәм PEFC стандартлары буенча ирекле урман сертификацияләү хезмәтләрен күрсәтүдән гыйбарәт. Ирекле сертификацияләүнең төп максатлары – халыкара стандартлар нигезендә урманнарга идарә итүне камилләштерү һәм кулланучыларның сертификатлы урман продукциясеннән файдалана алуын тәэмин итү.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International