"Түбән Кама индустриаль техникумы" ДАҺББУ базасында "Бергәләп киләчәк сайлыйбыз" фәнни студент форумы узды. Чарага 80 артык кеше җыелды, болар – Казан, Яр Чаллы, Чистай, Лениногорск, Зәй, Яшел Үзән, Алабуга һ.б. шәһәрләрдән урта һөнәри белем бирүче мәгариф учреждениеләре студентлары һәм укытучылары.
Форум кысаларында анда катнашучылар "Социаль проектлар" һәм "Фәнни-тикшеренү проектлары" юнәлешләре буенча үзләренең эшләрен күрсәтте. Фәнне, мәгарифне, техниканы һәм технологияләрне үстерү мәсьәләләре турында сүз барды.
Җиңүчеләр арасында Лубян урман-техника көллияте студентлары да бар. "Социаль проектлар" секциясендә Алинә Мәрданова һәм Ольга Захарова балалар лагеры эшчәнлеге проекты белән 3 нче урынны яулады. "Фәнни-тикшеренү проектлары" секциясендә Ульяна Селюнина һәм Евгений Титов 3 нче урынга лаек булды (проект – "Дендрологик бакчаның ылыслы секциясен инвентарьлаштыру белешмәләренә анализ"). Шулай ук Татьяна Андропова, Гүзәлия Сабирова, Елизавета Ефремова, Альберт Исрафилов һәм Артур Әхмәтшин да төрле номинацияләрдә дипломнар белән билгеләп үтелде.
Моннан тыш, "Студент булуы – текә..." һәм "ҺББ иң яхшы студент берлеге" видеороликлары конкурсларына да йомгак ясалды. "Студент булуы – текә..." конкурсында Никита Ступицкий 2 нче урын алды.