Урман хуҗалыгы тармагы белгечләре Татарстан Республикасының гомуми белем бирү учреждениеләрендә белем алучылар өчен дәресләр уздыра. Узган атна ахырында, әйтик, ТР "Лениногорск урманчылыгы" ДКУ Зәй-Каратай кишәрлеге урманчылыгының участок урманчысы в.б. Роза Якупова Зәй-Каратай төп гомуми белем бирү мәктәбенең 8 һәм 9 сыйныфларында укучылар белән очрашты.
Очрашу барышында Роза Якупова мәктәп укучыларына Татарстан Республикасының урман фонды турында һәм урманнарны саклау, яклау һәм торгызу буенча башкарыла торган эшләр турында сөйләде. Ул шулай ук Лубян урман-техника көллиятендәге белгечлекләргә һәм анда укыту шартларына да тәфсилләбрәк тукталды.
ТР "Әлки урманчылыгы" ДКУ җитәкче-урманчысы урынбасары Людмила Желтухина Чуаш Кичүе урта гомуми белем бирү мәктәбендә булды. Ул 9 һәм 11 сыйныфларда укучыларны Татарстан Республикасының урман хуҗалыгы белән таныштырды, тармактагы һөнәрләр һәм урманда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында сөйләде.