Дәүләт урман күзәтчелеген гамәлгә ашыру кысаларында узган атнада Татарстан Республикасының дәүләт урман инспекторлары урман утыртмаларын законсыз кисүнең 11 очрагын ачыклаган. Шул исәптән ТР "Яшел Үзән урманчылыгы" ДКУ һәм ТР "Тәтеш урманчылыгы" ДКУ урман фонды территориясендә урман утыртмаларын законсыз кисүнең 3 факты теркәлгән.
2019 ел башыннан бирле урманны законсыз кисүнең барлыгы 18 очрагы ачыкланган, урман фондына китерелгән зыян күләме 52,9 мең сум исәпләнә. 2,5 ай эчендә урманнарда 5,9 мең патруль уздырылган, урман фондына терәлеп торучы җир кишәрлекләренең милекчеләренә һәм алардан файдаланучыларга 792 кисәтү бирелгән.