ТР "Урман янгыннары үзәге" ДБУ белгечләре мәктәпләрдә янгынга каршы пропаганда алып бара

2019 елның 19 марты, сишәмбе

ТР "Урман янгыннары үзәге" ДБУ белгечләре республиканың гомуми белем бирү учреждениеләрендә янгынга каршы пропаганда алып бара. Кичә, 18 март көнне, әйтик, Лаеш муниципаль районында урнашкан III типлы янгын-химия станциясе җитәкчесе Фәрхәт Абдуллин 2 нче санлы Лаеш урта гомуми белем бирү мәктәбендә булды.

Очрашу кысаларында Фәрхәт Абдуллин укучыларга Татарстан Республикасының урман хуҗалыгы турында, урманнарны янгыннардан саклау буенча уздырыла торган эшләр һәм урманда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында сөйләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International