"Экос" мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүче балалар А.С.Тайсин исемендәге VIII республика фәнни-гамәли укуларында җиңүче булды

2019 елның 19 марты, сишәмбе

Яр Чаллы шәһәренең 24 нче санлы урта гомуми белем бирү мәктәбе базасында А.С.Тайсин исемендәге "Мин яшәгән төбәк" дигән VIII  республика фәнни-гамәли укулары узды. Чараны оештыручылар: ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, "Казан (Идел буе) федераль университеты" югары белем бирүче федераль дәүләт автоном университеты һ.б.

Конкурста республиканың гомуми белем бирү учреждениеләреннән 30дан артык укучы катнашты, шул исәптән "Лубян урта мәктәбе" МБМУ "Экос" мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүче Вероника Федорова, Азалия Вәлиева һәм Светлана Богомолова.

Конкурс шартлары буенча анда катнашучылар "туган төбәк географиясе һәм ономастикасы", "торак пункт (шәһәр, сала, авыл) тарихы", "туган төбәк флорасы һәм фаунасы", "туган төбәкнең социаль-икътисадый аспекты", "туган төбәкнең яшәү факторы буларак сәнәгать үсеше", "әдәби әсәрләрдә географик, экологик культура һәм патриотлык хисен формалаштыру ысулы буларак табигатьне, туган төбәк ономастикасын куллану", "гомуми белем бирү учреждениеләрендә балаларның географик һәм экологик культурасын формалаштыруның актуаль проблемалары", "географик, туган төбәк һәм экологик культура формалаштыруда проектларның һәм мәгълүмат технологияләренең роле", "дәрестән тыш эш кысаларында туган төбәкне өйрәнү", "башлангыч сыйныфларда балаларның географик, туган төбәк һәм экологик культурасын формалаштыру", "ФГОС тормышка ашыру шартларында укытучының дәрестә һәм дәрестән тыш эшчәнлегендә инновацион технологияләр" яңа технологияләрен кулланып, дәресләрнең һәм шөгыльләрнең конспектларын һәм проектларын эшләү" юнәлешләре буенча тикшеренү эшләрен әзерләгән.

Конкурс нәтиҗәләре буенча Вероника Федорова  А.С.Тайсин исемендәге "Мин яшәгән төбәк" дигән VIII  республика фәнни-гамәли укуларының абсолют җиңүчесе итеп билгеләнде. Азалия Вәлиева "Казан (Идел буе) федераль университеты" ЮҺББ ФДАУ 1 нче дәрәҗәле дипломы белән бүләкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International