2019 елның 11 апрелендә Пермьда "GREENindustry: ЛесЕГАИС" семинары булачак.
Әлеге семинарда Агач материалын һәм аның белән алыш-бирешләрне исәпкә алуның бердәм дәүләт автоматлаштырылган мәгълүмат системасында (ЛесЕГАИС) эшләү аспектларына кагылышлы мәсьәләләр каралачак. Асылда агач материалын транспорт белән озатуда теркәлә торган документларны тутыру, агач материалы белән алыш-бирешләрне декларацияләү һәм алыш-бирешләр буенча хисаплар тапшыру, системага һәм законнарга кертеләчәк үзгәрешләр һәм ЛесЕГАИС үстерү перспективалары һ.б. турында аңлатып үтеләчәк.
Семинар эшендә башкарма органнар һәм закон чыгаручы хакимият вәкилләре, ЛесЕГАИС эшләп чыгаручылар, GREENindustry проекты экспертлары һәм ЛесЕГАИС системасында уңышлы эшләүче компанияләрнең белгечләре катнашачак.
Оештыручыларның сүзләренә караганда, семинар программасын эшләгәндә GREENindustry семинарларында катнашкан берничә федераль округның һәм барлык илдән 500 артык урман сәнәгате предприятиесенең эш тәҗрибәсе файдаланылган. Аналогик чаралар 2018 елда Вологда, Пермь, Хабаровск, Томск, Санкт-Петербург, Киров, Новосибирск, Екатеринбург һәм Архангельск шәһәрләрендә узган.
"GREENindustry: ЛесЕГАИС" семинары турында тулырак мәгълүматларны www.bizasp.ru сайтында белергә була.