ТР Чирмешән муниципаль районында урманнарда янгын чыгу куркынычы янаган чорга актив әзерлек бара

2019 елның 20 марты, чәршәмбе

ТР Чирмешән муниципаль районында урманнарда янгын чыгу куркынычы янаган чорга актив әзерлек эше алып барыла. Исегезгә төшерик, Татарстанда ул быелның 15 апрелендә башланып китәчәк.

Чаралар комплексы кысаларында ТР "Чирмешән урманчылыгы" ДКУ хезмәткәрләре Ульян урта гомуми белем бирү мәктәбендә, Чишмә төп гомуми белем бирү мәктәбендә һәм районның башка мәктәпләрендә укучылар өчен лекцияләр, авыл җирлекләре башлыклары, арендаторлар белән аңлатмалы әңгәмәләр уздырды, шулай ук 350 данәдән артык мәгълүмат листовкасы таратты. Җитәкче-урманчы Алмаз Мотыйгуллин сүзләренә караганда, хәзерге вакытта арендага бирелгән урман кишәрлекләрен тикшерү эше алып барыла.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International