Бүген Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров аппарат киңәшмәсен уздырды, анда беркетмә йөкләмәләренең үтәлеше каралды. Чарада министр урынбасары, Министрлык бүлекләреннән җитәкчеләр һәм белгечләр катнашты.
Киңәшмә барышында дәүләт урман күзәтчелеген гамәлгә ашыру, исәпләнгән диләнкене үзләштерү, агач материалын республика предприятиеләренә китерү, 2019 елда янгын чыгу куркынычы янаган чорга әзерләнү, "Аверс: Урман фондына идарә итү" урман комплексын исәпкә алучы мәгълүмат системасын кертү мәсьәләләре турында сөйләштеләр.
Докладларны тыңлап бетергәч Равил Кузюров Министрлык хезмәткәрләренә урман законнары бозылуны, шул исәптән урман утыртмаларын законсыз кисүләрне, кисәтү һәм ачыклау буенча контрольлекне көйчәйтергә кушты. "Гражданнарга үз ихтыяҗлары өчен урманнардагы коры-сарыны ирекле җыярга рөхсәт итүче закон үз көченә керүгә бәйле рәвештә, безнең урман инспекторларына өстәмә басым артты. Без, коры-сары дигән булып, урманнарны кисүгә юл куймас өчен хәлдән килгәннең барысын да эшләргә тиеш", – дип ассызыклады Равил Кузюров.
Исегезгә төшерик, "коры-сары" термины дигәндә каты җил яки шактый күп яуган кар нәтиҗәсендә җиргә сынып төшкән, ләкин урман-диләнке эшләре уздырылган урыннарда кисенте калдыклары булып тормаган коры ботаклар яки агач кәүсәләре аңлашыла. Закон буенча гражданнар ел дәвамында, урман утыртмаларын кисмичә, урманда ирекле рәвештә үз кулы белән тиешле коралдан, кул көче белән кулланыла торган җайланмалардан һәм механизмнардан файдаланып коры-сары җыя ала.
Министр шулай ук быел санитар-савыктыру чараларын уздыру, урман фонды территориясендә урнашкан балаларны савыктыру лагерьларын төзәтү эшләрен оештыру һәм гражданнарның мөрәҗәгатьләрен карау мәсьәләләренә дә тукталды.