Республика урманчылыклары белгечләре урманнарны янгыннардан саклау мәсьәләләрендә хокук саклау органнары белән үзара хезмәттәшлек итә

2019 елның 22 марты, җомга

Татарстан Республикасы урманчылыклары белгечләре урманнарны янгыннардан саклау мәсьәләләрендә хокук саклау органнары белән үзара хезмәттәшлек итә. Кичә, мәсәлән, 21 март көнне, ТР "Шәһәр яны урманчылыгы" ДКУ 2019 елда янгын чыгу куркынычы янаган чорга әзерләнү һәм урман законнары бозылуны кисәтү һәм ачыклау мәсьәләләре буенча киңәшмә узды. Чарада җитәкче-урманчы Илнур Кәшәфиев, ТР Биектау районы буенча ЭЭМ бүлеге башлыгы Илнар Камалиев, ЭЭМ бүлеге хезмәткәрләре, ТР "Шәһәр яны урманчылыгы" ДКУ участок урманчылары һәм белгечләре катнашты.

Төп доклад белән Илнур Кәшәфиев чыгыш ясады. Җитәкче-урманчы чарада катнашучыларны учреждение эшчәнлеге һәм урманнарны янгыннардан саклау буенча уздырыла торган эш белән таныштырды. Асылда, ул сөйләп узганча, янгын куркынычсызлыгы буенча үткәрелгән чаралар барышында 155 км озынлыгында янгынга каршы минераллаштырылган полосалар салынган, 2 мең данәдән артык белешмәлек таратылган, юллар буйлап 12 аншлаг урнаштырылган. "Хәзерге вакытта арендаторлар белән аңлату әңгәмәләре уздырыла", – дип хәбәр итте Илнур Кәшәфиев.

Алга таба киңәшмәдә катнашучылар янгын чыгу куркынычы янаган чорда урманчылыкның Биектау районы буенча ЭЭМ бүлеге белән хезмәттәшлек итүе, уртак рейдлар уздыру һ.б. турында сөйләште.

Шундый ук утырыш ТР "Алабуга урманчылыгы" ДКУ узды. Аның кысаларында җитәкче-урманчы Рәмис Гыйлаҗиев һәм ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының дәүләт контроле һәм күзәтчелеге бүлеге башлыгы Рамил Шәйхетдинов "ТР буенча янгынга каршы федераль хезмәтнең 15 нче отряды" ФДКУ вәкиле Рамил Гайнетдинов катнашында бергәләшеп хезмәттәшлек итүнең төп үзенчәлекләре турында фикер алышты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International