Татарстанның Саба районында өстәл теннисы буенча Россиякүләм ярышларына йомгак ясалды

2019 елның 24 марты, якшәмбе

Бүген Байлар Сабасы штп өстәл теннисы буенча РСФСР һәм ТАССР атказанган урманчысы Нургали Миңнеханов истәлегенә багышланган XVIII ачык шәхси-команда россиякүләм ярышларын ябу тантанасы булды. Чарада ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров, Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Миңнеханов, ТР спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов, Татарстан Республикасы Өстәл теннисы федерациясе президенты Айнур Айделдинов һ.б. катнашты.

Ярышлар барышында Татарстан Республикасы авыл районнары спортчылары арасында турнир һәм Россиянең иң көчле спортчылары арасында турнир булды. Ярышларда Татарстан Республикасыннан һәм илнең башка төбәкләреннән 250 якын спортчы катнашты.

ТР авыл районнары спортчылары арасында узган ярышлар нәтиҗәсендә ир егетләр арасында 1 нче урынны Салават Заһидуллин (Саба районы), 2 нче урынны Гадел Вәлиәхмәтов (Саба), 3 нче урынны Михаил Сяркин (Алексеевск) яулады. Кызлар арасында 1 нче урында – Камилла Шиһапова (Саба районы), 2 нче урында – Диана Галләмова (Биектау), 3 нче урында – Азалия Мортазина (Баулы).

Команда зачетында урыннар түбәндәгечә бүленде: 1 нче урында – Саба районы, 2 нче урында – Актаныш районы һәм 3 нче урында – Балык Бистәсе.

Россиянең иң көчле спортчылары арасында узган турнир йомгаклары буенча ялгыз разряд буенча 1 нче урынны Сәгъди Исмәгыйлов (Казан ш.) яулады, 2 нче урында – Андрей Байбулдин (Краснодар ш.), 3 нче урында – Тарас Мерзликин (Мәскәү ш.). Хатын-кызлар арасында Сунь Чень (Казан ш.) җиңү яулады, 2 нче урында – Анна Бикбаева (Казан ш.), 3 нче урында – Елена Абаимова (Казан ш.).

Ир-атлар арасында парлы разрядта 1 нче урынны Виталий Мурзин (Казан ш.) һәм Максим Кабуркин (Чабаксар ш.) алды, 2 нче урында – Андрей Байбулдин (Краснодар ш.) һәм Марат Солтанов (Казан ш.), 3 нче урында – Владислав Самсонов, Динар Йосыпов, Сергей Загоскин һәм Роберт Җиһаншин (Казан ш.). Хатын-кызлар арасында Екатерина Охотникова (Казан ш.) һәм Динара Исмәгыйлова (Байлар Сабасы штп) 1 нче урынга лаек булды, 2 нче урында – Дарья Чернова (Түбән Новгород ш.) һәм Анастасия Мальцева (Казан ш.), 3 нче урында  – Елена Абаимова, Алсу Галиева, Анна Кондратова һәм Энҗе Низаметдинова (Казан ш.).

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International