Кичә, 25 март көнне, Лубян урман-техника көллиятендә 2018 елда студентларның эшенә йомгак ясалды. Балалар укуда, спортта, фәнни-тикшеренү һәм иҗтимагый эшчәнлек өлкәсендәге уңышлары өчен бүләкләнде. Көллият директоры Рим Фәхраҗиев грамоталар һәм истәлекле призлар тапшырды.
"Ел студенты-2018" номинациясендә 33 нче бакча-парк төркеменнән 3 нче курс студенты Ульяна Селюнина җиңүче дип танылды. "Ел профессионалы" номинациясендә Руслан Сәйфетдинов (4 нче курс, 41 нче урман хуҗалыгы төркеме) билгеләп үтелде, "Ел интеллекты" – Юлия Стахеева (3 нче курс, 31 нче икътисад төркеме), "Ел тикшеренүчесе" – Сергей Парамонов (3 нче курс, 32 нче у/х төркеме), "Ел спортчысы" – Александр Маратканов (2 нче курс, 21 нче у/х төркеме), "Ел спортсменкасы" – Оксана Андреева (3 нче курс, 32 нче у/х төркеме), "Ел дебюты" – Алинә Мәрданова (1 нче курс, 13 нче б/п төркеме) һәм Иван Рябцов (2 нче курс, 21 нче у/х төркеме), "Уку төркемнәре старостасы" – Ольга Захарова (3 нче курс, 32 нче у/х төркеме), "Ел җәмәгатьчесе" – Иван Гришин (2 нче курс, 21 нче у/х төркеме), "Тулай торак старостасы" – Фираддин Куличков (4 нче курс, 41 нче у/х төркеме), Мира Фәхретдинова (4 нче курс, 43 нче б/п төркеме) һәм Альберт Исрафилов (2 нче курс, 21 нче у/х төркеме).