Алабуга шәһәренең 5 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе базасында мәктәп урманчылыгын оештыру мәсьәләләре буенча киңәшмә узды. Фикер алышуда ТР "Алабуга урманчылыгы" ДКУ җитәкче-урманчысы Рәмис Гыйлаҗиев, 5 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе директоры урынбасары Лариса Шишкина һәм мәктәп укытучылары катнашты.
Рәмис Гыйлаҗиев үзе кураторлык иткән Тукай районы, Бәтке урта гомуми белем бирү мәктәбенең "Саф җил" ("Свежий ветер") мәктәп урманчылыгы эшчәнлеге турында сөйләде. Ул уздырыла торган, табигатькә карата сакчыл караш формалаштыруга, аны саклау һәм торгызуның әһәмиятле булуын танып-белүгә юнәлдерелгән чаралар һәм акцияләргә җентекләбрәк тукталды.
Фикер алышу нәтиҗәсендә 5 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе базасында мәктәп урманчылыгы оештыру турында карар кабул ителде.