Министрлык хезмәткәрләре "2018 елда Россия Федерациясе урман хуҗалыгының төп эш нәтиҗәләре һәм 2019 елга бурычлары" россиякүләм киңәшмәсе кысаларында уза торган утырышларда катнаша

2019 елның 26 марты, сишәмбе

Бүген Мәскәү өлкәсенең Пушкино шәһәрендә "ВНИИЛМ" ФБУ базасында "2018 елда Россия Федерациясе урман хуҗалыгының төп эш нәтиҗәләре һәм 2019 елга бурычлары" россиякүләм киңәшмәсе кысаларында утырышлар уза. Чараларда урман хуҗалыгына идарә итүче төбәк органнары, тармак учреждениеләре, фәнни бергәлек вәкилләре, шул исәптән ТР Урман хуҗалыгы министрлыгыннан урманнарны торгызу һәм урманнарны үрчетү бүлеге башлыгы Тимур Галиев һәм урман фондын саклау һәм яклау секторы мөдире Наил Мирсияпов катнаша.

Беренчесе булып "Экология" илкүләм проекты кысаларында "Урманнарны саклау" федераль проектын тормышка ашыру" темасына киңәшмә узды. Аны Федераль урман хуҗалыгы агентлыгы җитәкчесе урынбасары Николай Кротов уздырды. Утырыш барышында урман торгызу эшләрен уздыру технологияләрен камилләштерү мөмкинлекләре, урман орлыкчылыгы объектларын төзү һәм урман хуҗалыгы техникасын һәм җайланмаларын модернизацияләү мәсьәләләре каралды.

"2018 елда Россия Федерациясе урман хуҗалыгының төп эш нәтиҗәләре һәм 2019 елга бурычлары" россиякүләм киңәшмәсе иртәгә, 27 март көнне, Мәскәү шәһәрендә узачак. Утырыш эшендә Россия Федерациясе табигать ресурслары һәм экология министры Дмитрий Кобылкин, РФ табигать ресурслары һәм экология министры урынбасары – Федераль урман хуҗалыгы агентлыгы җитәкчесе Иван Валентик, Дәүләт Думасының Табигать ресурслары, милекчелек һәм җир мөнәсәбәтләре комитеты рәисе Николай Николаев һ.б. катнашыр дип көтелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International