Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгында аппарат киңәшмәсе узды

2019 елның 28 марты, пәнҗешәмбе

Бүген Министрлыкта беркетмә йөкләмәләренең үтәлешенә багышланган аппарат киңәшмәсе узды. Киңәшмә ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров рәислегендә узды. Чарада министр урынбасары Рәис Гомәров, Министрлыкның эшләр белән идарә итүчесе Илгизәр Зарипов, профиль бүлекләрнең башлыклары һәм белгечләре катнашты.

Киңәшмә барышында 2019 елда урман хуҗалыгы эшләрен уздыру, урманнарда янгын чыгу куркынычы янаган чорга әзерләнү, дәүләт урман күзәтчелеген гамәлгә ашыру, республика предприятиеләренә агач материалы китертү һ.б. мәсьәләләр каралды.

Асылда, министрга җиткерелгәнчә, узган атнада урманнарда 105 патруль чарасы гамәлгә ашырылган һәм  урман законнары бозылуның 19 очрагы ачыкланган.

Шулай ук, билгеләп үтелгәнчә, мәктәп урманчылыкларында тәрбияләнүче балалар Кошлар көненә багышланган чараларга, шулай ук "ТР муниципаль районының иң яхшы мәктәп урманчылыгы" конкурсларында катнашуга әзерләнә. Районнарда параллель рәвештә Сарман, Чүпрәле, Теләче, Менделеевск, Актаныш һәм Мөслим муниципаль районнарының гомуми белем бирү учреждениеләрендә яңа мәктәп урманчылыкларын оештыру эше дә алып барыла.

Докладларны тыңлап бетергәннән соң Равил Кузюров Министрлык хезмәткәрләренә янгын-химия станцияләренең торышын, "Экология" илкүләм проекты кысаларында "Урманнарны саклау" федераль проекты күрсәткечләренең үтәлешен тикшерүгә, шулай ук "Урман утырту көне" республика табигать саклау акциясен уздыруга әзерлеккә махсус игътибар бирергә кушты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International