Республика урманчылыклары белгечләре урманнарда янгын чыгу куркынычы янаган чорга әзерләнә

2019 елның 28 марты, пәнҗешәмбе

Республика урманчылыклары белгечләре урманнарда янгын чыгу куркынычы янаган чорга әзерләнә. Мисал өчен, ТР "Идел буе урманчылыгы" ДКУ әлеге көннәрдә авыл җирлекләре башлыклары, урман фондына терәлеп торучы җирләрнең арендаторлары, милекчеләре белән очрашулар уздыра, чаралар барышында урманнарда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре, территорияләрне коры үлән үсемлекләреннән, урып-җыю калдыкларыннан чистарту кирәлеге, янгынга каршы минераллаштырылган полосалар салу һ.б. турында аңлатыла. Болар белән берлектә гражданнарга, юридик затларга һәм вазыйфаи затларга урман законнарын бозуның ярамаганлыгы турында кисәтүләр бирелә. Бүгенге көндә барлыгы 39 кисәтү бирелгән.

Болар белән берлектә, ТР "Идел буе урманчылыгы" ДКУ белгечләре халык арасында "Корыган үләнгә ут төртүгә каршы" белешмәлекләрен тарата һәм Югары Ослан муниципаль районының гомуми белем бирү учреждениеләрендә урманнарда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында дәресләр уздыралар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International