30 мартта Казанда "Татарстан урманнарын саклыйк!" ХII ачык конкурсында җиңүчеләр бүләкләнәчәк

2019 елның 29 марты, җомга

Иртәгә, 30 март көнне, ТР "Шәһәр яны урманчылыгы" ДКУ базасында Халыкара урманнар көненә багышланган "Татарстан урманнарын саклыйк!" ХII ачык конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булачак. Әлеге конкурсны оештыручылар булып ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы, Казан ш. Башкарма комитетының Мәгариф идарәсе, ТР "Шәһәр яны урманчылыгы" ДКУ, ТР "Шәһәр яны өйрәнү-сынау урман хуҗалыгы" ДБУ һәм ТР "Урман янгыннары үзәге" ДБУ катнашты.

"Татарстан урманнарын саклыйк!" ХII ачык конкурсы 2018 елның 22 ноябреннән 2019 елның 5 мартына кадәр уздырылды. Конкурста Казан ш. мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә тәрбияләнүче һәм мәктәпләрдә укучы балалар катнашты, барлыгы 1600 эш кабул ителгән. Җиңүчеләрне 3 номинация буенча билгеләячәкләр: "Татарстанымның гүзәл урманнарын саклыйк" (рәсемнәр), "Урман – минем яшел дустым" (табигый материаллардан эшләнмәләр) һәм "Урманнарны янгыннардан саклагыз!" (листовкалар).

Чара түбәндәге адрес буенча узачак: ТР, Казан ш., Халезов урамы, 17а. Башлана: 10.00 сәгатьтә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International