Республиканың урман хуҗалыгы белгечләре урманга мәхәббәтне балачактан сеңдерә

2019 елның 29 марты, җомга

"Рослесозащита" ФБУ филиалы – "Татарстан Республикасы Урманнарны яклау үзәге" җитәкчесе урынбасары Венера Ефременкова Яшел Үзән муниципаль районының "Улыбка" 6 нчы гомуми үстерү төрендәге балалар бакчасы" МБМББУ булды.

Очрашу барышында Венера Ефременкова балалар бакчасында тәрбияләнүчеләргә урманнар, аларның экологик, икътисадый һәм социаль функцияләре, урман фаунасы һ.б. турында сөйләде. Урманнарда үз-үзеңне тоту кагыйдәләренә махсус игътибар бирде.

Очрашу азагында "Урман – байлык һәм гүзәллек, үз урманнарыңны сакла!" темасына балалар конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды, әлеге чара Халыкара урманнар көненә багышланган иде. Җиңүчеләргә грамоталар һәм "татлы" бүләкләп тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International