Татарстан Республикасында "Урман янгыннары үзәге" ДБУ янгын-химия станцияләренең 2019 елгы янгын чыгу куркынычы янаган чорга әзер булу-булмавы тикшерелә. Әйтик, узган атна азагында "Татарстан Республикасы буенча ФЯС 7 отряды" ФДКУ 113 нче янгын-коткару часте башлыгы урынбасары Артем Лапаев ТР Биектау муниципаль районының Биектау авылында урнашкан III типтагы янгын-химия станциясендә булды.
Тикшерү барышында техника, махсус җайланмалар һәм янгын инвентаре каралды, шулай ук янгын автоцистерналарының эшкә сәләтле булу-булмавы тикшерелде.