Республикада планлы рәвештә дәүләт урман күзәтчелеге гамәлгә ашырыла

2019 елның 1 апреле, дүшәмбе

Дәүләт урман күзәтчелеген гамәлгә ашыру кысаларында узган атна барышында Татарстан Республикасы урман инспекторлары тарафыннан урман законнары бозылуның 25 очрагы ачыкланды, шул исәптән 2 факт урман утыртмаларын законсыз кисүгә бәйле.

2019 елның беренче кварталында барлыгы 20 законсыз агач кисү очрагы ачыкланган, урманнарда 6,5 меңнән артык патруль уздырылган. Шулай ук урман фондына терәлеп торучы урман кишәрлекләренең милекчеләренә һәм алардан файдаланучыларга 1 меңнән артык кисәтү бирелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International