1 апрельдә Татарстан Республикасында Халыкара кошлар көне билгеләп үтелде. Әлеге экологик бәйрәмнең төп максаты – бөтен дөнья буйлап кошларның төрләрен һәм исәбен саклап калу. Халыкара кошлар көненә багышланган чаралар республиканың мәктәп урманчылыкларында да узды.
Мисал өчен, Саба районындагы Лесхоз урта белем бирү мәктәбенең "Нургали оныклары" берләшмәсендә тәрбияләнүче балалар үз куллары белән сыерчык оялары ясаган. Мәктәптә укучылар ярдәмендә кошлар өчен барлыгы 31 оя әзерләнгән.
Әлки районындагы Нәби Дәүли ис. Базарлы Матак гимназиясенең "Лесовик" мәктәп урманчылыгында катнашучы балалар "Иң яхшы сыерчык оясы" конкурсын уздырган. Бүген мәктәп укучылары парк территориясендә сыерчык ояларын элеп чыгачак.