ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының Беренчел һөнәри берлек оешмасы "Мин үз Ватаным белән горурланам!" республика балалар рәсем конкурсының беренче этабын уздыра. Конкурска "Минем төбәк", "Минем гаилә" һәм "Кем булырга?" темалары буенча 13 эш килгән. Конкурста Министрлыкның дәүләт граждан хезмәткәрләре – һөнәри берлек оешмасы әгъзаларының 4 яшьтән 16 яшькәчә балалары катнаша.
"Мин үз Ватаным белән горурланам!" республика балалар рәсем конкурсын оештыручы булып РФ Дәүләт учреждениеләре һәм иҗтимагый хезмәт күрсәтү хезмәткәрләренең россиякүләм һөнәри берлегенең Татарстан республика оешмасы катнаша. Конкурс 2 этапта уза: 12 апрельгә кадәр иң яхшы эшләр беренчел һөнәри берлек оешмаларында сайлап алыначак, 22 апрельдән 26сына кадәр конкурска финал ясалачак.