Татарстанда Халыкара кошлар көненә багышланган чаралар дәвам итә

2019 елның 4 апреле, пәнҗешәмбе

Бу атнада Татарстан Республикасында Халыкара кошлар көненә багышланган чаралар дәвам итте. Мисал өчен, 3 нче апрель көнне ТР "Идел буе урманчылыгы" ДКУ хезмәткәрләре Югары Ослан районының Октябрь урта гомуми белем бирү мәктәбенең "Яшь урманчылар" мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүче балалар өчен дәрес уздырды. Ключище кишәрлеге урманчылыгының урман осталары Владимир Тихонов һәм Евгений Чубаков мәктәп укучыларына Татарстан Республикасының урман хуҗалыгы, урманнарда яшәүче кошлар һәм аларның табигатьтәге роле турында сөйләде.

Шундый ук дәресне кичә ТР "Әлки урманчылыгы" ДКУ белгечләре Әлки районының Базарлы Матак урта гомуми белем бирү мәктәбендә дә уздырды. Ә ТР "Буа урманчылыгы" ДКУ, ТР "Минзәлә урманчылыгы" ДКУ һәм "Бөгелмә урманчылыгы" ДКУ хезмәткәрләре ярдәмендә республика торак пунктларының мәктәпләре һәм парклары территориясендә сыерчык оялары эленде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International