ТР Лениногорск муниципаль районында "Дубки" дигән яңа мәктәп урманчылыгы барлыкка килде

2019 елның 4 апреле, пәнҗешәмбе

ТР Лениногорск муниципаль районында "Дубки" дигән яңа мәктәп урманчылыгы барлыкка килде. Әлеге берләшмә Лениногорск районының 3 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе базасында оештырылган. Мәктәп урманчылыгында катнашучыларны ТР "Лениногорск урманчылыгы" ДКУ җитәкче-урманчысы Александр Степанов сәламләде.

"Татарстанда мәктәп урманчылыклары хәрәкәтен үстерүгә зур игътибар бирелә, учреждениеләрнең хезмәткәрләре төрле кызыклы конкурслар, викториналар һәм мондый берләшмәләрдәге балалар өчен башка төрле чаралар уздыралар. Җәен Лубян урман-техника көллияте базасында Мәктәп урманчылыкларының III слеты булачак. Сезнең анда катнашу өчен бөтен мөмкинлекләрегез бар, уңышлар телим", – дип билгеләде Александр Степанов.

Шуннан соң ТР "Лениногорск урманчылыгы" ДКУ җитәкче-урманчысы һәм белгечләре балаларга әзерләнгән сыерчык ояларын Лениногорск шәһәренең урман паркы территориясендә элеп чыгарга ярдәм иттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International