"Рослесозащита" ФБУ – "Татарстан Республикасы Урманнарны яклау үзәге"ндә 2019 елның беренче кварталындагы эшчәнлеккә йомгак ясалды.
Әлеге чорда, әйтик, "Урманнарны торгызуга дәүләт мониторингы" дәүләт йөкләмәсен үтәү кысаларында филиал белгечләре тарафыннан гомуми авырлыгы 338,5 кг яңа әзерләнгән урман үсемлекләре орлыкларының 21 партиясе тикшерелгән. Анализ күрсәткәнчә, аларның сыйфаты түбәндәгечә: 1 нче класс орлыклары – 43,6, 2 нче класс орлыклары – 32,2, 3 нче классныкы 24,2% тәшкил итә.
Саклана торган урман үсемлекләре орлыклары 407,2 кг күләмендә тикшерелгән (1 нче класска караган сыйфатта – 21, 2 нче класс – 30, 3 нче класс – 45,7, кондицион булмаганы 3,3% тәшкил итә).