Әлки муниципаль районының Базарлы Матак авылында С.М.Лисенков исемендәге тарих-туган төбәк музее базасында мәктәптә укучылар өчен һөнәри юнәлеш бирү чарасы уздырылды. Анда ТР "Әлки урманчылыгы" ДКУ җитәкче-урманчысы урынбасары Людмила Желтухина, Лубян урман-техника көллияте укытучысы Гөлнур Гаянова һ.б. катнашты.
Чара кысаларында музей хезмәткәрләре Татарстан Республикасының урман хуҗалыгы һәм урманның кеше тормышындагы роле турында лекция укыды. Людмила Желтухина мәктәп укучыларын урман тармагындагы һөнәрләр белән таныштырды. "Яшь белгечләрне бездә һәрвакыт көтәләр. Без барысына да өйрәтергә һәм теләсә нинди ярдәмне күрсәтергә әзер", – дип билгеләде ул.
Очрашу азагында Гөлнур Гаянова чыгыш ясады. Ул Лубян урман-техника көллияте, андагы әзлек юнәлешләре, уздырыла торган мәдәни-массакүләм чаралар һәм 2019 елда көллияткә кабул итү үзенчәлекләре турында сөйләде.