Татарстанның мәктәп укучылары "Урман – безнең төп мәнфәгать" россиякүләм балалар рәсем конкурсында катнаша ала. Конкурсны оештыручы – "Россиянең урманнарны яклау үзәге" ФБУ.
"Урман – безнең төп мәнфәгать" рәсем конкурсы 7-15 яшьлек балалар өчен ике этапта үткәрелә: төбәк (2019 елның 21 мартыннан 13 маена кадәр) һәм россиякүләм (2019 елның 14 маеннан 31 маена кадәр).
Конкурста катнашу өчен "Рәсемнәр конкурсына" тамгасы белән "Рослесозащита" ФБУ филиалы – "Татарстан Республикасы Урман яклау үзәге"нә заявка һәм рәсем җибәрергә кирәк, түбәндәге адрес буенча: 422540, Татарстан Республикасы, Яшел Үзән ш, Сосновая ур., 1. Эшләр 2019 елның 1 маена кадәр кабул ителә.
Конкурс турында тулырак мәгълүматларны монда белергә була: http://tatarstan.rcfh.ru/25_03_2019_118a1.html.