Сарсак-Омга лицееның "Яшел армия" мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүче балалар киләсе чор бурычлары хакында сөйләште

2019 елның 10 апреле, чәршәмбе

Сарсак-Омга лицеенда "Яшел армия" мәктәп урманчылыгында катнашучыларның җыелышы булды. Чараны ТР "Әгерҗе урманчылыгы" ДКУ Әгерҗе кишәрлеге урманчылыгының участок урманчысы Делүс Сабитов уздырды. Балалар 2019 елның 1 нче кварталына йомгак ясады һәм киләсе чорга бурычлар билгеләде.

Өстенлекле бурычларның берсе буларак "Урман утырту көне" республика табигать саклау акциясендә катнашуга һәм планлаштырылган урман хуҗалыгы эшләрен уздыруга әзерлек билгеләнде. Мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүче балалар шулай ук "ТР Әгерҗе муниципаль районының иң яхшы мәктәп урманчылыгы" конкурсына да әзерләнәчәк.

Җыелыш азагында Делүс Сабитов укучыларга Халыкара кошлар көненә багышланган рәсем конкурсында актив катнашканнары өчен рәхмәт белдерде һәм мактау кәгазьләре белән символик бүләкләр тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International