Лубян урман-техника көллияте студентлары предприятие базасында ландшафтлы дизайн буенча практика уза

2019 елның 10 апреле, чәршәмбе

Бу көннәрдә "Лубян урман-техника көллияте" ДБҺББУ "Бакча-парк һәм ландшафт төзелеше" юнәлеше буенча белем алучы студентлар Казан шәһәренең "Парк-Сервис" предприятиесе базасында эш практикасын уза.

"Эш практикасы – белем бирү процессының мәҗбүри өлеше, ул квалификацияле белгечләр әзерләү өчен мөһим, – ди көллият директоры Рим Фәхраҗиев. – Безнең күп кенә предприятиеләр белән багланышлар көйләнгән, студентларыбыз аларда бәһасез эш тәҗрибәсен ала".

"Миңа биредә бик тә ошый, остазлар безгә бик яхшы могамәләдә. Стажировка – ул, иң беренче чиратта, территорияләрне яшелләндерү һәм төзекләндерү буенча алынган белемнәрне тәҗрибәдә кулланып карау мөмкинлеге. Шуңа да карамастан, мин күп кенә яңалык беләм", – дип билгеләде 4 нче курс студенткасы Ангелина Рыбьякова.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International