Татарстанның мәктәп укучылары "Яшел карандаш" рәсем конкурсында катнаша ала. Аны ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы уздыра. Эшләрне 20 апрельгә кадәр Казан ш., Павлюхин урамы, 75 нче йорт, 108 нче кабинет адресы буенча җибәрергә мөмкин.
Конкурска төсле карандаш, буяу яки фломастер белән ясалган рәсемнәр кабул ителә. Иҗат итү техникасын автор үзе сайлый, форматы – А3/А4. Рәсемнең алгы ягындагы аскы өлешенең уң як почмагында авторның фамилиясен, исемен, сыйныфын, белем алу оешмасының һәм эшнең исемен аңлаешлы итеп һәм тулысынча күрсәтергә кирәк. Икенче ягында – элемтә өчен номер, электрон почта.
Конкурс номинацияләре:
- "Җир – безнең йортыбыз". Темалары: "Планетаны сакла!", "Чиста һава һәм су – безнең байлыгыбыз", "Нинди гүзәл бу дөнья!", "Мәрхәмәтле күршеләр: кеше һәм табигать";
- "Яшел команда". Темалары: "Чиста шәһәр үзеңнән башлана", "Экологияле яшәү", "Җир сакчылары", "Без табигать белән бер командада", "Җиргә куркыныч яный";
- "Хайваннар дөньясында". Темалары: "Үзебез күнектергәннәр өчен без җаваплы", "Кошлар – безнең кече кардәшләр".
Конкурска 2019 елның июнендә "Экояз" республика акциясендә җиңүчеләрне котлау тантанасы кысаларында йомгак ясалачак.