Арча районының Лесхоз урта гомуми белем мәктәбендә фәнни экология конференциясе узды. Әлеге чараны ТР "Арча урманчылыгы" ДКУ, "Ашыт" ДТКТ һ.б. оештырды.
Конференциядә "Табигать варислары" мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүче балалар докладлар белән чыгыш ясады. 9 нчы сыйныф укучысы Дилә Сибгатуллина "Арча урман хуҗалыгындагы түбән сортлы агач материалыннан агач күмерен алу" эше, "Александра Паранина – " Арча районының төрле типтагы урман утыртмаларында урман түшәмәсенең фракция составы" (9 нчы сыйныф), Ильяс Галимов – "Арча урман хуҗалыгындагы түбән товарлыклы агач материалыннан сорбент алу" (8 нче сыйныф), Дилүзә Җиһаншина – "Безнең чыршыны кискәннәр" (3 нче сыйныф), Сөмбел Саттарова – "Кардагы эзләр" (2 нче сыйныф) эше белән таныштырды.
Чара кысаларында шулай ук ТР "Арча урманчылыгы" ДКУ җитәкче-урманчысы урынбасары Раушан Гайфетдинов, "Ашыт" ДТКТ белгечләре Рәшит Әхмәтҗанов, Гөлнара Абдрахманова һәм ТР Экология министрлыгының Төньяк территориаль идарәсе хезмәткәре Фирдәүсә Латыш чыгыш ясады. Алар мәктәп укучыларына табигатьне саклауның әһәмияте һәм үз эшенең юнәлешләре турында сөйләде.