Лубян урман-техника көллияте студентлары "Красная Звезда" агач эшкәртү предприятиесендә булды

2019 елның 12 апреле, җомга

"Лубян урман-техника көллияте" ДБҺББУ "Урман һәм урман-парк хуҗалыгы" юнәлеше студентлары Удмуртия Республикасының Можга шәһәрендә урнашкан "Красная Звезда" агач эшкәртү предприятиесендә булдылар. Балалар өчен экскурсияне компаниянең генераль директоры Рәшит Абашев уздырды.

Көллият студентлары предприятие цехларын, склад комплексын һәм башка эш урыннарын карады. "Башка төбәкләр тәҗрибәсен карау кызыклы. Экскурсия бик эчтәлекле булды, безгә барысын да аңлатып сөйләделәр", – дип билгеләде 41 нче урман хуҗалыгы төркеме студенты Фираддин Куличков.

Белешмә өчен. "Красная Звезда" агач эшкәртү предприятиесе агач материалын эшкәртү сегментында 90 елдан артык уңышлы эшчәнлек башкара. Хәзерге вакытта предприятие балалар мебелен, балаларның уен мәйданчыклары өчен җиһазлар һәм йокы бүлмәсенә мебель ясауга юнәлдерелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International