Татарстан урманнарында янгын чыгу куркынычы янаган чор башланды

2019 елның 15 апреле, дүшәмбе

ТР Министрлар Кабинетының "2019 елда Татарстан Республикасында янгын куркынычсызлыгын тәэмин итүгә юнәлдерелгән чаралар турында" 2019 елның 13 мартындагы 180 номерлы карары нигезендә 2019 елның 15 апрелендә Татарстан Республикасы урманнарында янгын чыгу куркынычы янаган чор башланды.

Исегезгә төшерәбез, янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре нигезендә, урманнарда түбәндәгеләр тыела:

1) ылыслы яшь урманнарда, янгын булып узган, зыян салынган урын кишәрлекләрендә, торфлыкларда, агачлар киселгән (диләнкеләрдә), агач кисү калдыкларыннан һәм әзерләнгән үзагачтан чистартылмаган урыннарда, үләне корыган урыннарда, шулай ук агачларның ябалдашлары астында учак ягу;

2) янып торган шырпы, тәмәке төпчекләре һәм тәмәке төрепкәсеннән көл, пыяла (пыяла шешәләр, банкалар һәм башкалар) ташлау;

3) ау вакытында ягулык яисә пыскып торучы материаллардан тыккычлар куллану;

4) бензин, керосин яисә башка ягулык матдәләре сеңгән материалларны (кәгазь, тукыма, пәҗи, мамык һәм башкалар) шуның өчен махсус каралмаган урыннарда калдыру;

5) двигатель эшләп торганда эчке янулы двигатель бакларына ягулык салу, туклану системасы төзек булмаган двигательле машиналардан файдалану, шулай ук ягулык салына торган машиналар янәшәсендә тәмәке тарту яисә ачык уттан файдалану;

6) урманнарны көнкүреш, төзелеш һәм бүтән төрле калдыклар белән чүпләү.

Урманнарда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозу гражданнарга – 3 мең сум күләмендә, вазыйфаи затларга – 20 мең сумга кадәр, юридик затларга 200 мең сумга кадәр административ штраф салуга китерә. Әгәр бу таләпне бозу янгынга каршы махсус режим яки гадәттән тыш хәлләр режимы шартларында гамәлгә ашырылган булса, бу очракта административ штраф күләме арта һәм гражданнар өчен – 4 мең сумнан 5 мең сумга кадәр, вазыйфаи затлар өчен – 20 мең сумнан 40 мең сумга кадәр, юридик затлар өчен 300 мең сумнан 500 мең сумга кадәр тәшкил итәчәк.

Билгеләп узарга кирәк, 90% очракта урманнарда янгын барлыкка килүнең төп сәбәпчесе булып янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозу һәм ут белән саксыз эш итү тора. Әгәр дә сезгә урманда ут чыгу күренешенең шаһиты булырга туры килсә, бу хакта кичекмәстән түбәндәге тел. номерларына хәбәр итегез: 8-800-100-94-00, 8 (843) 221-37-95.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International