Кичә, 15 апрель көнне, Татарстанның урман хуҗалыгы белгечләре республиканың гомумбелем учреждениеләрендә Экологик белемнәр көненә багышланган дәресләрне үткәрүдә катнашты. Мисал өчен, ТР "Әгерҗе урманчылыгы" ДКУ җитәкче-урманчысы урынбасары Владимир Ишморатов Әгерҗе шәһәренең Таҗи Гыйззәт исемендәге 3 нче урта гомумбелем мәктәбендә укучылар белән очрашты.
Владимир Ишморатов мәктәп укучыларын Татарстанның урман фонды белән таныштырды, урманнарны саклау, яклау һәм торгызу буенча башкарыла торган эшләр турында сөйләде. Дәрес кысаларында уен да үткәрелде, аның барышында балалар командаларга бүленде һәм әйләнә-тирә мохитне саклау турында үз проектларын тәкъдим итте.
Лубян урман-техника көллиятендә дә Экологик белемнәр көненә багышланган чара булды. Анда экологик проблемаларны хәл итү юллары турында фикер алышынды, Татарстан Республикасында һәм Россия Федерациясендә уздырылучы табигать саклау чаралары һәм квестлар күрсәтелде. "Чәчәк ат, минем республикам", "Россия суы", "Экопросвет" квестлары турында студентларга көллият укытучысы Елена Тихонова сөйләде.