ТР "Бөгелмә урманчылыгы" ДКУ җитәкче-урманчысы Гөлнара Мөхәммәтханова Бөгелмә муниципаль районы учреждениеләре, оешмалары һәм предприятиеләре җитәкчеләре катнашында киңәйтелгән киңәшмәдә чыгыш ясады.
Үзенең чыгышында ул урманнарда башланып киткән янгын чыгу куркынычы янаган чор турында, куркынычсызлык кагыйдәләре һәм аларны бозган өчен административ җаваплылык чаралары турында сөйләде. Ул шулай ук киңәшмәдә катнашучыларны "Урман утырту көне" республика табигать саклау акциясе һәм санитар-экологик икеайлык кысаларында уздырыла торган, ә атап әйткәндә – патрульләү эше һәм урман фондын чистарту чаралары турында да сөйләде.