Татарстанда урман культуралары утыртыла башлады

2019 елның 18 апреле, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасында урман культуралары утыртыла башлады. Азнакай, Әлки, Зәй, Кызыл Йолдыз, Лаеш, Лениногорск, Мамадыш, Минзәлә, Нурлат, Тәтеш урман хуҗалыкларында һәм "Лубян урман-техника көллияте" ДБҺББУ хезмәткәрләре эш алып бара.

"87 нче квартал территориясендә гади нарат үсентеләрен утыртабыз. Әлегә 4 гектар мәйданда эшләр башкарылды, барлыгы исә 34 гектар мәйданга агач утыртырга туры киләчәк, – дип сөйләде "Лубян урман-техника көллияте" ДБҺББУ директоры Рим Фәхраҗиев. – Безгә эш практикасы кысаларында студентлар да булыша".

Исегезгә төшерик, 2019 елда Татарстанда 2,4 мең га артык мәйданда урман торгызу эшләрен, 2,1 мең гектар мәйданда яклаучы урман утыртмаларына нигез салу эшләрен уздырырга планлаштырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International