"Экоборцы" мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүче балалар санитар-экологик икеайлык кысаларында экологик рейд уздырды

2019 елның 18 апреле, пәнҗешәмбе

Красный Бор урта гомумбелем мәктәбенең "Экоборцы" мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүче балалар санитар-экологик икеайлык кысаларында экологик рейд уздырды. Красный Бор урманында экологик сукмакны чүп-чардан арындыру эшендә балаларга "Әгерҗе урманчылыгы" ДКУ хезмәткәрләре булышты.

Чара кысаларында Красный Бор кишәрлеге урманчылыгының участок урманчысы Николай Мурнов укучыларга урманнарда янгын чыгу куркынычы янаган чорның башлануы турында сөйләде һәм янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре турында искәртте.

"Урманда үзләреннән соң чүп калдыручы кешеләрне аңлавы кыен. Чөнки пластик шешәләр, пыяла һәм таркалмый торган башка чүп-чар экосистемага төзәтеп булмаслык хилафлык китерә, – дип билгеләде "Экоборцы" мәктәп урманчылында катнашучы Алсу Муллахмәтова. – Без табигатькә сакчылрак карарга тиеш".

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International