ТР Бөгелмә муниципаль районында урманнарда янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү мәсьәләләре хакында сөйләштеләр

2019 елның 19 апреле, җомга

ТР Бөгелмә муниципаль районында урманнарда янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү мәсьәләләре хакында сөйләштеләр. Киңәшмә районның авыл хуҗалыгы идарәсе базасында узды, анда ТР "Бөгелмә урманчылыгы" ДКУ җитәкче-урманчысы Гөлнара Мөхәммәтханова, дәүләт янгын күзәтчелегенең район бүлеге башлыгы Максим Пестерев, авыл җирлекләре башлыклары, авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре һәм райондагы КФХ башлыклары катнашты.

Җыелыш барышында Гөлнара Мөхәммәтханова чарада катнашучыларга урманнарда янгын куркынысызлыгы кагыйдәләре турында искәртеп узды, шул исәптән урманнарга тоташып торучы территорияләрне корыган үләннәрдән, чәчү калдыкларыннан, коры-сарыдан, кисенте калдыкларыннан, чүп-чардан һәм янучан башка материаллардан чистарту яки урманнарны янгынга каршы минераллаштырылган полоса белән аерып алу зарурлыгы турында да әйтте. Болар белән берлектә, ул чарага җыелганнарга янгын куркынычсызлыгы таләпләрен бозган өчен җаваплылык чаралары турында мәгълүмат җиткерде.

Максим Пестерев киңәшмәдә катнашучыларга быелның 25 апреленнән 10 маена кадәр булган чорда республика территориясендә махсус янгынга каршы режим кертелүе турында сөйләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International