Министр урынбасары Рәис Гомәров Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясе утырышында чыгыш ясады

2019 елның 19 апреле, җомга

Бүген ТР урман хуҗалыгы министры урынбасары Рәис Гомәров Татарстан Республикасының Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясе утырышында доклад белән чыгыш ясады. ТР Министрлар Кабинетында видеоконференция режимында узган утырышны Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин уздырды.

Үзенең чыгышында Рәис Гомәров урманнарда янгыннарны кисәтү һәм бетерү өчен Министрлыкның көчләре һәм чаралары әзер булуы турында җиткерде. "Татарстанда 15 апрельдән башлап урманнарда янгын чыгу куркынычы янаган чор башланды, – дип искәртте ул. – Кызганыч, Идел буе федераль округы территориясендә быел 95 гектардан артык мәйданда 21 урман янгыны барлыкка килде. Оренбург, Ульян, Пенза, Самара өлкәләре, Башкортстан һәм Мордовия зыян күргән".

Министр урынбасары сөйләгәнчә, II типтагы 18 янгын-химия станциясе һәм III типтагы 5 янгын-химия станциясе – барысы да урманнардагы янгыннарны сүндерүгә әзер. 2019 елга Министрлык планында – Түбән Кама һәм Нурлат муниципаль районнары территориясендә II типтагы ике яңа ЯХС оештыру һәм җиһазлау.

Аның сүзләреннән аңлашылганча, урман янгыннары формированиеләренең исәбе 651 кеше тәшкил итә. Моннан тыш, башка оешмалардан да көчләрне һәм чараларны өстәмә җәлеп итү күздә тотыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International