25 апрельдән башлап Татарстанда янгынга каршы махсус режим кертелә

2019 елның 22 апреле, дүшәмбе

Язгы-җәйге чорда янгын чыгу куркынычы артуга бәйле рәвештә, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2019 елның 15 апрелендәге 294 номерлы карары белән Татарстан Республикасы территориясендә 2019 елның 25 апреленнән 10 маена кадәр янгынга каршы махсус режим билгеләнә.

Шулай итеп, урманнарда янгыннар чыгу куркынычы янаган торак пунктлары территорияләрендә, урман белән чиктәш булып торучы яшелчә һәм җиләк-җимеш бакчалары ширкәтләрендә, балаларны савыктыру лагерьларында, икътисад объектларында, савыктыру оешмаларында, шулай ук урман биләмәләренә янәшә торучы урман паркы зоналарында, торфлы урыннарда һәм ачык территорияләрдә корыган үләнне һәм чүп-чарны яндыру, ачык утта (учакта, мангалларда) азык пешерү, хәтәрлекнең 1-3 классына караган пиротехник эшләнмәләрне куллану тыела.

Исегезгә төшерәбез: урманнарда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозу гражданнарга 3 мең сум күләмендә, вазыйфаи затларга 20 мең сумга кадәр, юридик затларга 200 мең сумга кадәр административ штраф салуга китерә. Әгәр бу таләпне бозу янгынга каршы махсус режим яки гадәттән тыш хәлләр режимы шартларында гамәлгә ашырылган булса, бу очракта административ штраф күләме арта һәм гражданнар өчен 4 мең сумнан 5 мең сумга кадәр, вазыйфаи затлар өчен 20 мең сумнан 40 мең сумга кадәр, юридик затлар өчен 300 мең сумнан 500 мең сумга кадәр тәшкил итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International