"Лубян урман-техника көллияте" ДБҺББУ студентлары һәм хезмәткәрләре санитар-экологик икеайлык кысаларында рейдлар уздыра

2019 елның 23 апреле, сишәмбе

"Лубян урман-техника көллияте" ДБҺББУ студентлары һәм хезмәткәрләре санитар-экологик икеайлык кысаларында рейдлар уздыра. Урман фонды территориясендә юллар һәм трассалар буйлап җыештыру эшләре башкарыла.

"Җыелган барлык чүпләр дүрт төргә аерыла: савытлар, пыяла, полиэтилен һәм башкалар, – дип сөйләде көллият директоры Рим Фәхраҗиев. – Шулай итеп без студентларга икенчел чималны эшкәртү мөмкинлекләрен күрсәтәбез, чөнки шул рәвешле чүпнең әйләнә-тирә мохиткә булган йогынтысын киметергә мөмкин".

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International