Бүген Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе скверында Мәдәният һәм сәнгать йолдызлары аллеясына "исемле" агачлар утыртылды. Чарада Министрлыкның урманнарны торгызу һәм урманнарны үрчетү бүлегенең әйдәп баручы консультанты Андрей Атаманов катнашты.
Мондый акцияләр филармония тарафыннан ел саен язын һәм көзен уздырыла. Агачларны атаклы мәдәният эшлеклеләре, шагыйрьләр, җырчылар, музыкантлар, композиторлар хөрмәтенә утырталар. "Исемле" агачлар утырту өчен үсенте биреп, ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы әлеге чараны уздыруда ярдәм итә.
Бүген йолдызлар аллеясына РСФСР һәм ТАССР режиссеры һәм композиторы, атказанган сәнгать эшлеклесе, профессор, 1975-1992 елларда филармониянең сәнгать җитәкчесе Илгиз Мәҗитов һәм 1973-1988 елларда филармония директоры, РФ һәм ТР атказанган мәдәният хезмәткәре Марат Таҗетдинов исемнәре белән аталган агачлар утыртылды.