ТР урман хуҗалыгы министры урынбасары Рәис Гомәров эш визиты белән Әлки, Алексеевск һәм Спас муниципаль районнарында булды. Анда ул язгы урман культуралары эшләрен башкару һәм янгынга каршы минераллаштырылган полосалар салу торышы белән танышты.
Шулай итеп, бүгенге көндә ТР "Әлки урман хуҗалыгы” ДБУ хезмәткәрләре 42 га мәйданда урман торгызу эшләрен башкарган, ТР "Биләр урман хуҗалыгы" ДБУ – 35 га мәйданда, ТР "Болгар урман хуҗалыгы" ДБУ – 18 га мәйданда.
Рәис Гомәров эшләрне оештыруга уңай бәя бирде. "Барлык чаралар да план-график нигезендә үткәрелә", - дип билгеләп үтте ул.