ТР Премьер-министры урынбасары Ә. Сәфәров рәислегендә оештырылган Гадәттән тыш хәлләрне ликвидацияләү һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча республика Комиссиясе утырышында ТР Урман хуҗалыгы министры Н. Мәһдиев республика территориясендә урман янгыннарын булдырмау максатында башкарылган чаралар турында сөйләде.
Республиканың аерым районнарында урнашкан эссе һава торышы нәтиҗәсендә янгын куркынычы классы югары.
Татарстан территориясендә әлегә бер янгын очрагы да теркәлмәгән. Ләкин Идел буендагы күрше төбәкләрдә 285 урман янгыны теркәлгән һәм 741 гектар урман янып юкка чыккан.
4 ПХС III типтагы, 18 ПХС II типтагы заманча куәтле янгынга каршы техника белән коралландырылган Урман-янгын үзәге диспетчырлык хезмәтләре әзерлек хәленә китерелгән. «Барлык хезмәтләр дә тәүлек әйләнәсе эшли һәм ягулык белән тәэмин ителгән. Безнең максат – 2012 елда узган елгы күрсәткечләрне саклау, барлык урманнарны да исән калдыру»,- диде министр киңәшмәдә.