Татарстан Республикасы Әгерҗе муниципаль районында "Яшь урманчылар" яңа мәктәп урманчылыгы барлыкка килде. Берләшмә Л.Айтуганова исемендәге Девятернә төп гомуми белем бирү мәктәбе базасында оештырылган.
Анда тәрбияләнүче балаларны ТР "Әгерҗе урманчылыгы" ДКУ Девятернә кишәрлеге урманчылыгының участок урманчысы Ирек Камаев сәламләде. Ул мәктәп урманчылыгы әгъзаларына Әгерҗе муниципаль районы урман фонды, урманнарны саклау, яклау һәм яңадан торгызу буенча башкарыла торган эшләр һәм урман культуралары сезонына планнар турында сөйләде.
Шулай ук Ирек Камаев балаларга мәктәп территориясендә юкә үсентеләре утыртырга ярдәм итте. Барлыгы 20 үсенте утыртылды.